https://tnv.ru
21 Ноябрь 2024, 17:38
8
0
Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу узган. Әлеге чарада милләтенә һәм диненә бәйсез рәвештә 40тан артык кеше – тол хатыннар, солдатларның әти-әниләре һәм балалары катнашкан. Очрашуны Татарстан мөфтиятенең Түбән Кама мөхтәсибәте оештырды, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Очрашу кысаларында Коръән-хафиз Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов Коръән аятьләре укыган, аннары Түбән Кама мөхтәсибәтендә гуманитар ярдәм җыю өчен җаваплы булган Габделхәким хәзрәт Яруллин дога кыла.
Имам-мөхтәсиб якыннарын югалтучыларның тәкъдим-теләкләрен тыңлаган. Түбән Кама мөхтәсибәте әлеге очрашуларны алга таба да үткәрергә ниятли.
Фото: dumrt.ru, Түбән Кама мөхтәсибәте матбугат хезмәте

Бүлешергә
Комментарии 0