Онлайн трансляция

Свернуть

Спас районы халкы хәрби операциядәгеләр өчен өй токмачы ясый

Спас районы халкы хәрби операциядәгеләр өчен өй токмачы ясый

https://tnv.ru

28 Ноябрь 2024, 16:18

126

0

Спас районы халкы хәрби операциядәгеләр өчен өй токмачы ясый
Спас районы Урта һәм Урманасты Йорткүл хатын-кызлары авыл китапханәсендә оештырылган “Сөембикә” клубында махсус хәрби операциядә булган якташлары өчен өй токмачы кисәләр. Шулай ук Урта Йорткүл авылы халкы акча җыеп, хәрбиләр өчен кирәкле даруларны сатып алганнар, дип яза районның "Яңа тормыш" газетасы.

Дала Йорткүлдә яшәүчеләр исә хәрби операциягә җибәрү өчен токмачны өйдә әзерләп китергәннәр.

"Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән токмач әзерләдек. Өйдә кисеп китерүчеләр дә күп булды. Барыгызга да Аллаһның рәхмәте яусын. Егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар. Дөньяларыбыз тыныч булсын", - диләр авыл хатын-кызлары.

 Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдән Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр берьюлы 2 миллион сумга кадәр акча алачаклар. Тулырак мәгълүмат 8 (800) 222-59-00 телефоны аша һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.

Фото: spas-rt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров