Онлайн трансляция

Свернуть

Питрәч районында хәрбиләр өчен мендәрләр тегәләр

Питрәч районында хәрбиләр өчен мендәрләр тегәләр

https://tnv.ru

02 Декабрь 2024, 09:46

192

0

Питрәч районында хәрбиләр өчен мендәрләр тегәләр
Питрәч районында махсус хәрби операциядәге егетләргә йокларга уңайлырак булсын өчен мендәрләр тегә башлаганнар. Бу хакта районның "Алга" газетасы хәбәр итә.

Чыты волонтерлары инде 40ка якын мендәр ясаганнар. Бу көннәрдә тагын шуның кадәр үк тегәргә җыеналар. Алар кечкенә, үзең белән йөртер өчен җиңел – бу исәпкә алынырга тиешле төп шарт. Төсе, йомшаклыгы һәркемнең үз ихтыярында. Безнең өчен гади урын-җир кирәк-ярагы, махсус хәрби операциядәгеләр өчен тиз генә беркаян да табып булмый торган әйбер. Солдатлар өйдә ияләнгән бик күп уңайлыклардан мәхрүм, шуңа күрә мендәргә ятып йоклау, азрак ял итеп алу аларның көнкүрешенә бераз гына булса да уңайлылык бирәчәк.

Мендәрләрне кара целлофан пакетларга төрәләр һәм скотч белән ябыштыралар, аннары катыргы тартмага салалар һәм, посылка дымланмасын өчен, яңадан скотч белән ябыштыралар. Мендәрләрнең бер өлешен Питрәч районы аша, бер өлешен Казаннан десантчылар союзы аша җибәрәчәкләр.

Фото: pestrecy-rt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров