Онлайн трансляция

Свернуть

"Солдатка аш": Татарстанда хәрбиләргә азык-төлек, кием-салым белән ярдәм итәләр

"Солдатка аш": Татарстанда хәрбиләргә азык-төлек, кием-салым белән ярдәм итәләр

https://tnv.ru

03 Декабрь 2024, 12:00

42

0

"Солдатка аш": Татарстанда хәрбиләргә азык-төлек, кием-салым белән ярдәм итәләр
Саба районында оешкан "Солдатка аш" волонтерлык хәрәкәте махсус хәрби операциядәге егетләр өчен азык-төлек, кием-салым һәм башка матди кыйммәтләрне генә кабул итә икән. "Реальное время" язганча, бу кирәкле әйберләрнең хәрбиләргә ук барып җитәчәгенә ышаныч бирә.

Волонтерларны бергә бер ел элек Гульнара Фатхрахманова җыйган була.

Проект гамәлдә булган арада йөзләрчә кеше СВО хәрбиләренә ярдәм итү өчен Берләшкән. Волонтерлар фронтка тонналап гуманитар ярдәм: азык-төлек, кием-салым, медикаментлар һәм башкалар җибәрәләр. Коры ашлар әзерләүгә аерым игътибар бирелә.

Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдән Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр берьюлы 2 миллион сумга кадәр акча алачаклар. Тулырак мәгълүмат 8 (800) 222-59-00 телефоны аша һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.

Фото: «Солдатка аш», realnoevremya.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров