Онлайн трансляция

Свернуть

Нәзарәт делегациясе махсус хәрби операциядә катнашучыларга унынчы гуманитар йөкне илткән

Нәзарәт делегациясе махсус хәрби операциядә катнашучыларга унынчы гуманитар йөкне илткән

https://tnv.ru

23 Декабрь 2024, 16:29

ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе махсус хәрби операция зонасына унынчы сәфәр кылды һәм гуманитар ярдәм илтте, дип яза Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мобилизацияләнгән хәрбиләргә аптечкалар, пластырь тибындагы бәйләвечләр, 200/18 терминаторы, рацияләр, автоном җылыткычлар, дымлы салфеткалар, окопта куллану өчен горелкалар, генераторлар тапшырылды. Йөк, солдатларның теләк-тәкъдимнәрен исәп алып, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан җыелган акчага тупланган. Барлык товарлар һәм медикаментлар турыдан-туры солдатлар кулына тапшырыла.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар