Онлайн трансляция

Свернуть

Биектауда махсус хәрби операциядән ялга кайткан кияү егете һәм аның сөйгәненә никах укыганнар

Биектауда махсус хәрби операциядән ялга кайткан кияү егете һәм аның сөйгәненә никах укыганнар

https://tnv.ru

27 Январь 2025, 10:00

427

0

Биектауда махсус хәрби операциядән ялга кайткан кияү егете һәм аның сөйгәненә никах укыганнар

Татарстан мәчетләрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән очрашулар дәвам итә, дип яза Татарсан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Биектауда яңа гаилә дә туган. 

24 гыйнварда Вахитов һәм Идел буе мөхтәсибәтенең "Габдрәхим Утыз Имәни исемендәге Ал таң" мәчетендә хәрбиләр җомга намазында булдылар. Алар алдагы сызыктагы мөселман хәрбиләренә системалы рәвештә ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт белдерде һәм дин кардәшләребезнең дошманга каршы көндәлек тормышы турында сөйләде. Алар шулай ук аксакалларга һәм барлык мәхәллә кешеләренә Ватан өчен көрәшүчеләр өчен дога кылуларын сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Биектау мөхтәсибәтендә махсус хәрби операциядән ялга кайткан кияү егете һәм аның сөйгәненә никах укыганнар.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар