Онлайн трансляция

Свернуть

Казандә шәкертләр СВО өчен окоп шәмнәре ясаганнар

Казандә шәкертләр СВО өчен окоп шәмнәре ясаганнар

https://tnv.ru

18 Февраль 2025, 16:22

30

0

Казандә шәкертләр СВО өчен окоп шәмнәре ясаганнар

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм әзерли, дип яза Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Моңа кадәр алар дини китаплар һәм намазлыклар җибәргән иде инде. Шул ук вакытта мәдрәсә мөгаллиме, отставкадагы подполковник Тимур хәзрәт Ибраһимов алгы сызыктагы егетләр янында да булып кайтты. Хәзер исә шәкертләр мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин җитәкчелегендә махсус хәрби операция солдатлары өчен блиндаж (окоп) шәмнәренә керешкәннәр.

Шәкертләр бергәләп 126 банка окоп шәме ясаган.

Окоп шәмнәреннән торган гуманитар ярдәм махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондына тапшырыла.

Фото: Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар