https://tnv.ru
20 Февраль 2025, 14:51
26
0

Татарстанда "Батырлар" дип аталган яңа Республика программасы тормышка ашырыла башлады. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм СВО ветераннарына өстәмә белеп биреп, алардан Республиканың дәүләт һәм муниципаль органнарында эшли алырлык җитәкчеләр әзерләүне күздә тота.
Проектның башланып китүен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе хәбәр итте.
Проектның башланып китүен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе хәбәр итте.
Татарстанда СВОдан кайткан хәрбиләрнең дәүләт органнарына эшкә урнашу тәҗрибәсе бар инде - Россия Герое Рәсим Баксиков Дәүләт Советында эшли.
"Төбәкләр бу эшне һичшиксез алып барырга тиеш, дип уйлыйм. Без - илнең көчле Республикасы. Предприятиеләребез, тәҗрибәле кешеләребез күп. Алар үзләре дә хәрбиләргә белем бирә алачак", - диде ул.
Бүлешергә
Комментарии 0