https://tnv.ru
27 Февраль 2025, 16:03
22
0

Татарстанның Яшел Үзән районында махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан хәйрия концерты оештырылган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Чара барышында хәрбиләргә ярдәмгә китәчәк 100 000 сумга якын акча җыя алганнар. Оештыручылар мондый кичәләрне уздыруның мөһимлегенә ышана, һәркем Ватанны саклаучыларга ярдәм итә ала, дип ассызыклый.
Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегәндә хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 2,8 млн сумга кадәр арттырдылар. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак.
Тулырак мәгълүмат +7 (800) 222-59-00 телефоны буенча һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.
Фото: Алексей Рябко, tatar-inform.ru

Бүлешергә
Комментарии 0