https://tnv.ru
04 Март 2025, 15:29
51
0

"Батырлар" Республика программасында катнашырга 870тән артык кеше гариза җибәргән. Исегезгә төшерәбез, ул махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә һәм СВО ветераннарына өстәмә белем биреп, алардан Татарстанның дәүләт һәм муниципаль органнарында эшли алырлык җитәкчеләр әзерләүне күздә тота. Программа Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча булдырылган.
Анда катнашу өчен "Батырлар РТ нокта ру" сайтында теркәлеп, анкета тутырырга, инша язарга, тест үтәргә кирәк. Гаризалар 30 мартка кадәр кабул ителә. Июньдә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Аннары алар өчен укыту оештырыла. Ир-атларның практик күнекмәләрен ныгытуга өстенлек биреләчәк. Тулырак мәгълүматны - сайттан укып белә аласыз.

Бүлешергә
Комментарии 0