https://tnv.ru
13 Март 2025, 09:30
294
0

Кукмара районының "Хезмәт даны" газетасы 2024 елның сентябрендә Россия Кораллы көчләре белән килешү төзеп, бүгенге көндә медицина ротасында хезмәт итүче 37 яшьлек ханым якташлары турында материал әзерләгән. Әлеге катлаулы юлны сайлаган ханым 3 ир-ат анасы.
"Мин махсус хәрби операция зонасына йөрәгем кушуы буенча киттем һәм бу карарым өчен бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Килешү төзер алдыннан үземне бер ел дәвамында төрле яктан - авырлыкларга да, сынауларга да әзерләдем, медицина курслары да үттем. Аннары бертуган энемнең шунда булуы, аның килешү буенча хезмәт итүе дә йогынты ясамый калмады. Гаиләмә, якыннарыма үземнең карар турында китәргә өч көн кала гына әйттем. Әлбәттә, аерылышу бик авыр булды. Бүгенге көндә балаларым әтиләре белән авылда яшиләр, аларга әби-бабай булыша", - ди ул.
"Полктагы ир-егетләрнең барысы да диярлек Татарстаннан. Кукмаралылар да бар дип ишеттем, әмма үзләре белән очрашырга туры килмәде. Медицина ротасына эләгергә язмасын аларга, исән-имин булсыннар. Илебезне яклаучы, саклаучы батыр йөрәкле ир-егетләрнең һәммәсе белән горурланам", - дигән "Первая" тәхәллүсле ханым.
Фото: скриншот ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0