https://tnv.ru
20 Март 2025, 11:39
106
0

Кичә Казан Экспода Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең 9нчы Корылтае узды. Анда республиканың барлык районнарыннан мең ярым имам чакырулы иде. Утырышта Рөстәм Миңнеханов белән Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин катнашты.
Дин кардәшләргә мөрәҗәгать итеп, Рәис - аларның Татарстан һәм Россиянең Ислам илләре белән багланышларын ныгытуга зур өлеш кертүен әйтте.
Мөселманнарның якташларыбыз - хәрбиләргә ярдәме зур, ди Рәис. Аларга 165 мең данәдә дога китаплары, пилотсыз очу аппаратлары, утынсыз эшли торган мичләр ясап җибәрәләр. 14 тапкыр гуманитар йөк илткәннәр, 4 имам СВОда дини хезмәт куя. Рәис бүген ялга кайткан хәрбиләр белән очрашып, һәрберсе белән күреште.
Быел СВОга беренче тапкыр мобиль мәчет җибәргәннәр. Хәзер яңа партиясе әзерләнә. Аларны кунакларга күрсәттеләр. Моның өчен УАЗ машинасын үзгәртеп ясыйлар. Анда яралыларны да йөртеп булачак.
Бүлешергә
Комментарии 0