Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда махсус хәрби операция турында беренче китап тәкъдим ителде

Казанда махсус хәрби операция турында беренче китап тәкъдим ителде

https://tnv.ru

20 Март 2025, 15:27

61

0

Казанда махсус хәрби операция турында беренче китап тәкъдим ителде
«Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да язучы, журналист Гөлүсә Закированың «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә басылып чыккан «Энекәш» китабын тәкъдим иттеләр.

«Әлеге китап ул безнең гаилә тарихы, шулай ук шушы гаилә белән бәйле авылда иген үстерәсе, бала үстерәсе егетләрнең читкә китеп тә үзләренең чын әхлакый сыйфатларын җуймавы турында. Аны укып, үзегезгә гыйбрәт алыгыз, ә ихлас теләгем – тынычлык хисе. Әле әдәби китаплар языла торыр, алар күп булыр, ләкин менә шушы йөрәк аша уздырып язган китап киләчәктә дә яхшы әсәрләр туарга ярдәм итәр», – дип китерә автор сүзләрен "Татар-информ" агентлыгы.

Чара ахырында Гөлүсә Закирова укучылар өчен автограф-сессия уздыра. Кунаклар автор белән шәхсән аралашу, китап турында фикер алышу мөмкинлегенә ия булган.

Гөлүсә Закированың энекәше Илнур 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизациягә эләгә. 2025 елның 28 гыйнварында ул батырларча һәлак була.

Фото: tatar-inform.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар