Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан хәрбие хатынын һәм улын бала тудыру йортыннан каршы алырга кайткан

Татарстан хәрбие хатынын һәм улын бала тудыру йортыннан каршы алырга кайткан

https://tnv.ru

11 Апрель 2025, 14:47

489

0

Татарстан хәрбие хатынын һәм улын бала тудыру йортыннан каршы алырга кайткан
СВО катнашучысы, Татарстанның Питрәч районы Көек авылыннан лейтенант кыска вакытлы ялга хатыны Альбинаны бала тудыру йортыннан каршы алырга кайткан. Гаиләдә икенче бала - уллары туды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Ир-атны 2023 елда мобилизацияләгәннәр. СВОга кадәр ул КФУда хуҗалык эшчәнлеге идарәсе башлыгы булып эшләгән. Хатыны белән алар 2013 елдан бирле бергә. Аларның Динә исемле кызлары да бар.

Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегәндә хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 2,8 млн сум тәшкил итә. 

Бу сумма төбәк, федераль һәм муниципаль түләүләрдән тора: Татарстаннан - 2,1 млн сум, РФ Оборона министрлыгыннан - 400 000 сум, ТР муниципалитетларыннан һәм предприятиеләреннән - 300 000 сумга кадәр.

Тулырак мәгълүмат +7 (800) 222-59-00 телефоны буенча һәм heroes-tatarstan.ru сайтында. 

Фото: Люция Сиразеева / tatar-inform.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар