Онлайн трансляция

Свернуть

Ялларда һава торышы нинди булачак?

Ялларда һава торышы нинди булачак?

https://tnv.ru

11 Апрель 2025, 15:33

312

0

Ялларда һава торышы нинди булачак?
Татарстанда яллар көчле җил белән башланачак. Аның тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитүе бар. Бу хакта синоптиклар кисәтә.

12 баллы Бофорт шкаласы буенча 10 булачак. Мондый давыл вакытында биналарның түбәләрен алып атарга, агачлар сынарга мөмкин. Иртәгә Республика территориясеннән атмосфера фронты уза. Ә якшәмбе Төньяк циклон йогынтысында калачакбыз. Шуңа салкынайта. Көндез яңгыр гына түгел, урыны белән җепшек кар яву ихтималы бар.

Төнлә температура минус дүрткә кадәр төшәчәк. Көндез плюс уннан артмас. Урыны белән бозлавык та булырга мөмкин. Шундый ук һава торышы атна башында да саклана. Әмма явым-төшем туктый.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар