Онлайн трансляция

Свернуть

Яр Чаллыдан СВО зонасына 2 миллион сумлык гуманитар ярдәм җибәргәннәр

Яр Чаллыдан СВО зонасына 2 миллион сумлык гуманитар ярдәм җибәргәннәр

https://tnv.ru

15 Апрель 2025, 14:28

69

0

Яр Чаллыдан СВО зонасына 2 миллион сумлык гуманитар ярдәм җибәргәннәр
Яр Чаллыдан СВО зонасына 2 млн сумлык 20 тонна гуманитар ярдәм җибәргәннәр. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Йөк составына агач материаллары: фанера, такталар һәм позицияләрне төзекләндерү һәм хәрби бурычларны үтәү өчен кирәкле башка әйберләр кергән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегәндә хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 2,8 млн сум тәшкил итә. 

Бу сумма төбәк, федераль һәм муниципаль түләүләрдән тора: Татарстаннан - 2,1 млн сум, РФ Оборона министрлыгыннан - 400 000 сум, ТР муниципалитетларыннан һәм предприятиеләреннән - 300 000 сумга кадәр.

Тулырак мәгълүмат +7 (800) 222-59-00 телефоны буенча һәм heroes-tatarstan.ru сайтында. 

Фото: Чаллы мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсеннән

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар