Онлайн трансляция

Свернуть

Махсус хәрби операциясе зонасындагы 90 танк дивизиясенең 80 нче полкында блиндажлы мәчет ачылган

Махсус хәрби операциясе зонасындагы 90 танк дивизиясенең 80 нче полкында блиндажлы мәчет ачылган

https://tnv.ru

24 Апрель 2025, 14:27

44

0

Махсус хәрби операциясе зонасындагы 90 танк дивизиясенең 80 нче полкында блиндажлы мәчет ачылган
Диния нәзарәте казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин бу көннәрдә – махсус хәрби операция зонасында алгы сызыкта. Полк имамы Мөхәммәт хәзрәт Хәйруллаев белән бергә алар «Батыр» батальонында, 90 нчы танк дивизиясендә һәм башка хәрби частьләрдә, алты госпитальдә булып, хәрбиләргә кече Ватаннан һәм Мөфти Камил хәзрәттән җылы сәлам тапшырдылар, аларга үгет-нәсыйхәтләр бирделәр, намаз укыдылар, дога кылдылар, хәрбиләрнең сугышчан рухын күтәрделәр, дип яза Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

СВО зонасында мәчет тә ачылган. 15 кв. метр мәйданлы "мәчет" 90 танк дивизиясенең 80 нче полкының даими җыелу урында корылган. Мәчетнең стеналары һәм идәннәре ак материал белән тышланган. Идәнгә келәмнәр җәелгән. Диния нәзарәте вәкилләре мәчеткә бүләкләр: намазлыклар, шәмәил, стена сәгате, китаплар бүләк иткәннәр.

Очрашу уңаеннан Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм Диния нәзарәте казые Марат хәзрәт Мәрданшинга 90 нчы танк дивизиясе командиры Россия Герое генерал-майор Александр Нилов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылган.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар