Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 98 яшьлек тыл хезмәтчәне СВО егетләре өчен оекбашлар бәйли

Татарстанда 98 яшьлек тыл хезмәтчәне СВО егетләре өчен оекбашлар бәйли

https://tnv.ru

24 Апрель 2025, 14:55

193

0

Татарстанда 98 яшьлек тыл хезмәтчәне СВО егетләре өчен оекбашлар бәйли
Татарстанның Яңа Чишмә районы Слобода Архангельская авылыннан 98 яшьлек тыл хезмәтчәне Екатерина Ершова свода катнашучылар өчен оекбаш бәйли. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Екатерина Ивановна җиде яшендә ятим кала. Ә аңа 15 яшь булганда, сугыш башлана. Кыз кулыннан килгән һәм килмәгән эшләрне дә башкара.

Хәзер Екатерина Ивановна хәрби хезмәткәрләр өчен оекбаш бәйли. Йонны Лениногорскидан туганнары китерә. Әби мунчада йонны үзе юа, тарый, эрли, ә аннары бәйли.

Фото: Ольга Иванова / tatar-inform.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар