Онлайн трансляция

Свернуть

Актанышта махсус хәрби операция геройлары хөрмәтенә экспозиция ачылган

Актанышта махсус хәрби операция геройлары хөрмәтенә экспозиция ачылган

https://tnv.ru

22 Май 2025, 16:58

42

0

Актанышта махсус хәрби операция геройлары хөрмәтенә экспозиция ачылган
Актаныш районының «Туган як» музеенда махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган экспозиция эшли. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара һәлак булган хәрбиләрнең туганнарын, хакимият вәкилләрен һәм җирле халыкны җыйган.

Күргәзмә «Хәрби дан» залында урнашкан һәм махсус хәрби операциядә үз гомерләрен биргән якташларга багышланган. 63 район кешесенең фотосурәтләре төшерелгән стенд үзәк урынны алып тора. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов билгеләп үткәнчә, аларның һәркайсы герой, алар турындагы истәлекләр буыннар йөрәгендә яшәргә тиеш.

Фото: Ләйсән Газизова, tatar-inform.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар