Онлайн трансляция

Свернуть

Актаныш районында улы СВОда булган Сәлимә апага утын әзерләргә булышканнар

Актаныш районында улы СВОда булган Сәлимә апага утын әзерләргә булышканнар

https://tnv.ru

30 Май 2025, 12:14

39

0

Актаныш районында улы СВОда булган Сәлимә апага утын әзерләргә булышканнар
Татарстанның Актаныш районы Тыңламас авылында хәзерге вакытта СВОда булган Раил Фәйзрахмановның әнисенә ярдәм күрсәттеләр. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Күптән түгел Сәлимә апа район җитәкчелегенә мунча ягарга утын әзерләүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткән. Аңа тиз арада ярдәм күрсәтәләр - утынны илтеп үк бирәләр һәм ярып ук куялар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегәндә хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 2,8 млн сум тәшкил итә. 

Бу сумма төбәк, федераль һәм муниципаль түләүләрдән тора: Татарстаннан - 2,1 млн сум, РФ Оборона министрлыгыннан - 400 000 сум, ТР муниципалитетларыннан һәм предприятиеләреннән - 300 000 сумга кадәр.

Тулырак мәгълүмат +7 (800) 222-59-00 телефоны буенча һәм heroes-tatarstan.ru сайтында. 

Фото предоставлены сельским советом Казкеевского сельского поселения.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар