Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда контракт төзүчеләргә түләүләрне 3,1 миллион сумга кадәр күтәрделәр

Татарстанда контракт төзүчеләргә түләүләрне 3,1 миллион сумга кадәр күтәрделәр

https://tnv.ru

12 Август 2025, 11:05

39

0

Татарстанда контракт төзүчеләргә түләүләрне 3,1 миллион сумга кадәр күтәрделәр
Татарстаннан контракт буенча хезмәткә китүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 3 млн 100 мең сумга кадәр арттырылды. Әлеге карарны Рөстәм Миңнеханов кабул итә. 

Ел башыннан сумманы инде 3нче тапкыр күтәрәләр. 2 млн 700 меңне Республика түләсә, 400 мең - Оборона министрылыгыннан. Моннан тыш, хәрбиләргә ай саен 210 мең сумнан башлап хезмәт хакы каралган. 

Ир-егетләрнең барлык юл, тору чыгымнарын каплыйлар. Шулай ук Республикада СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә төрле ярдәм чаралары гамәлдә: бурычлары юк ителә, кредит каникуллары бирелә, җәмәгать транспортында бушлай йөри алалар, югары уку йортларына бюджет урыннары каралган. Ел башыннан Татарстанда оборона министрлыгы белән 10 мең кеше контракт имзалаган.

Тулырак мәгълүмат +7 (800) 222-59-00 телефоны буенча һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар