https://tnv.ru
15 Август 2025, 13:07
Алабугада яшәүче ир-ат махсус хәрби операция зонасына УАЗ машинасын тапшырган. Сергей, дусты Рөстәм белән, машинаны карап чыккан, кайбер җирләрен үзгәрткән дә. Бу хакта "Алабуга нуры" газетасы хәбәр итә.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Сергей ярдәм итәргә тырыша: әйберләрне, азык-төлекне, көнкүреш химиясен һәм акчаларны гуманитар ярдәм җыю пунктларына тапшыра.
- Машина йөри, бик яхшы хәлдә. Ышанычлырак булсын өчен, без аны яңадан карап чыктык, двигательне тикшердек, барлык винтикларына кадәр − тулысынча. Анда, фронт сызыгында, техниканың иң җаваплы моментта ватылмавы никадәр мөһим икәнен аңлыйбыз, дигән Сергей.
Машина алгы сызыкта азык-төлек, кешеләрне йөртү өчен тотылачак.
Фото: alabuganury.ru
Бүлешергә
Комментарии 0