Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Баулы районы халкына СВО хәрбиләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде

Рөстәм Миңнеханов Баулы районы халкына СВО хәрбиләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде

https://tnv.ru

18 Август 2025, 11:26

71

0

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Баулы районына эш сәфәре вакытында механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. 

Рәис баулыларга МХОдә катнашучыларга гуманитар ярдәм формалаштыру һәм махсус хәрби операция уздыру зонасына йөкләр җибәрү өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә Рәис матбугат хезмәте.

Өстенлекле юнәлеш дип ул хәрбиләрнең гаиләләренә алга таба ярдәм күрсәтүне атады.

Исегезгә төшерәбез, Татарстаннан контракт буенча хезмәткә китүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 3 млн 100 мең сумга кадәр арттырылды. Әлеге карарны Рөстәм Миңнеханов кабул итә. 

Фото: Рустем Кадыров / rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар