Онлайн трансляция

Свернуть

СВО зонасында ике яңа мәчет булдырылган

СВО зонасында ике яңа мәчет булдырылган

https://tnv.ru

01 Октябрь 2025, 16:40

14

0

СВО зонасында ике яңа мәчет булдырылган

СВО зонасында ике җир асты мәчете ачылган: ул “Алга” батальонының 72нче бригадасында һәм “Батыр” батальонының 35нче бригадасында. Аны төзү башында бригада командованиесе, әлеге батальоннарда хезмәт итүче Нәзарәтнең полк имамнары Руслан хәзрәт Әгъмәлов һәм Мөхәммәд хәзрәт Хәйруллаев, мөселман сугышчылары торды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.

72нче бригада мәчете җир астында 100 метр тирәнлектә урнашкан һәм аның мәйданы – 9 квадрат метр. Анда берьюлы унга якын кеше намаз укый ала. 35нче бригада мәчете 30 квадрат метрны тәшкил итә һәм берьюлы 30га якын кешене сыйдыра. Ике мәчет тә мөселман сугышчылары көче белән җиткерелгән. Татарстаннан хәзрәтләр килешкә “Батыр” батальонының алгы сызыгында Ватанны саклап һәлак булганнар истәлегенә Коръән ашы үткәрелгән.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар