Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр 3,1 млнга кадәр түләү алачак

Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр 3,1 млнга кадәр түләү алачак

https://tnv.ru

06 Октябрь 2025, 17:20

20

0

Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр 3,1 млнга кадәр түләү алачак
Татарстаннан контракт буенча хезмәткә китүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 3 млн 100 мең сумга кадәр арттырылды. Әлеге карарны Рөстәм Миңнеханов кабул итә. 

Ел башыннан сумманы инде 3нче тапкыр күтәрәләр. 2 млн 700 меңне Республика түләсә, 400 мең - Оборона министрылыгыннан. Моннан тыш, хәрбиләргә ай саен 210 мең сумнан башлап хезмәт хакы каралган. 

Ир-егетләрнең барлык юл, тору чыгымнарын каплыйлар. Шулай ук Республикада СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә төрле ярдәм чаралары гамәлдә: бурычлары юк ителә, кредит каникуллары бирелә, җәмәгать транспортында бушлай йөри алалар, югары уку йортларына бюджет урыннары каралган. 

Тулырак мәгълүмат +7 (800) 222-59-00 телефоны буенча һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар