Онлайн трансляция

Свернуть

Чаллыдан СВО егетләренә 20 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәргәннәр

Чаллыдан СВО егетләренә 20 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәргәннәр

https://tnv.ru

08 Октябрь 2025, 10:11

6

0

Чаллыдан СВО егетләренә 20 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәргәннәр
Татарстанның Яр Чаллы шәһәреннән СВОда катнашучы егетләргә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелгән. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасы хәбәр итә. 

Җибәреләчәк йөк арасында автомобиль, мотоцикл, квадрокоптерлар, дрон анализаторлары, тәгәрмәчләр, запас частьләр, генератор, җылылык пушкалары, төзелеш материаллары, эш кораллары, медикаментлар, медицина җиһазлары, адреслы посылкалар бар.

Моннан тыш, Светлодарск мәктәбенә спорт җиһазлары, азык-төлек, уку-язу кирәк-яраклары, хуҗалык өчен кирәкле товарлар җибәрелә. Узган Чаллы волонтерлары һәм эшмәкәрләре ярдәмендә мәктәптә яңа тәрәзәләр куела, бинада төзекләндерү уздырыла, спорт залына инвентарь алынган.

Фото: shahrichalli.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар