https://tnv.ru
18 Декабрь 2025, 17:59
2
0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Батырлар. Герои Татарстана" программасында катнашучы МХО ветераннары белән очрашты.
Программада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектларга югары бәя бирде, аларның барысы да игътибарга лаек, дип билгеләп үтте. "Сез барыгыз да бик җитди мәктәп уздыгыз. "Батырлар“ программасы сезгә хакимият һәм җирле үзидарә органнарында эшләү өчен кирәкле компетенцияләр алырга мөмкинлек бирәчәк», - диде республика Рәисе.
Ул батырларның үз проектларын эшләгәндә бик мөһим темаларга кагылуын билгеләп үтте: МХО ветераннарына ярдәм итүнең яңа формаларыннан алып яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү ысулларын камилләштерүгә кадәр.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, ветераннарның тәҗрибәсе, дисциплинасы һәм ышанычлылыгы һәр өлкә өчен, бигрәк тә махсус операциядә катнашучылар белән эшләгәндә, кыйммәтле актив. Яхшы үрнәк - Россия Герое Рәсим Баксиков. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында ул махсус операциядә катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль гарантияләр бүлегенә җитәкчелек итә. "Республика җитәкчелеге үз эшендә сезгә таяначак. Уңышлар сезгә!"- диде Рөстәм Миңнеханов.
Фото: rais.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0