https://tnv.ru
30 Январь 2026, 16:21
1
0

Бу ел башыннан Татарстанда контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләргә түләүләр арттырылды. Сумма 2 миллион 900 мең сумга кадәр җитәчәк.
Аның күләме илдә иң зурлардан санала. Шуның 2 миллион ярымы - республикадан. 400 меңе - Оборона министрлыгыннан. Әлеге түләүләр СВОга баручыларга, пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүчеләргә һәм Африка корпусына алынучы хәрбиләргә каралган.
Татарстанда контракт төзүчеләргә, гадәттәгечә, уңайлы шартлар булдырылган. Юл бәясе, яшәү һәм туклану чыгымнары каплана. Килешү 1-2 көндә әзерләнеп, имзалана. Документка кул куюга - бер тапкыр бирелә торган түләүләр күчереләчәк. Финанс ярдәмнән тыш, барлык республика һәм федераль ташламалар гарантияләнә. Гаризаны махсус сайтта һәм телефон аша калдырырга була. Хәрби комиссариатка яки сайлап алу пунктына килергә мөмкин.
Фото: скриншот ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0