Онлайн трансляция

Свернуть

Гүзәл Удачина: Татарстанда СВО ветераннарының 75%ы эш белән тәэмин ителгән

Гүзәл Удачина: Татарстанда СВО ветераннарының 75%ы эш белән тәэмин ителгән

https://tnv.ru

04 Февраль 2026, 17:31

0

0

Гүзәл Удачина: Татарстанда СВО ветераннарының 75%ы эш белән тәэмин ителгән
Татарстанда СВО ветераннарының 75%ы эш белән тәэмин ителгән. Бу хакта РФ төбәкара “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, фонд ветераннарны 100% эшкә урнаштыруга омтыла һәм бу эшне мәшгульлек үзәкләре аша алып бара. Шул ук вакытта элекке хәрбиләрнең күпчелегендә үз эшен ачу теләге бар. Хәзер инде 332 кеше төрле юнәлешләрдә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

Әлеге инициативаны хуплау өчен фонд һәр квартал саен ветераннар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен бизнес нигезләре буенча укулар оештыра. Мондый курслар зур популярлык казана, дип билгеләп үтте Удачина.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар