Онлайн трансляция

Свернуть

Нурлат районында мәктәп укучылары хәрбиләр өчен окоп шәмнәре әзерләгән

Нурлат районында мәктәп укучылары хәрбиләр өчен окоп шәмнәре әзерләгән

https://tnv.ru

16 Февраль 2026, 11:43

8

0

Нурлат районында мәктәп укучылары хәрбиләр өчен окоп шәмнәре әзерләгән
Нурлат районы Мамык авылының “Нефтьче” мәдәният йортында яшь буын вәкилләре катнашында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен окоп шәмнәре ясау буенча чираттагы патриотик акция узган. Бу хакта "Нурлат-информ" җиткерә.

Акция кысаларында укучылар остазлары җитәкчелегендә солдатлар өчен кыр шартларында кирәкле булган окоп (блиндаж) шәмнәрен әзерләү технологиясен үзләштерде. Чара барышында балалар өчен ил тарихына кыскача танып-белү экскурсы да оештырылды.

“Мондый шәмнәрне әле Бөек Ватан сугышы елларында ук куллана торган булганнар. Бүген дә алар солдатларга җылылык һәм яктылык бирә һәм фронт көнкүрешенең мөһим элементы булып тора. Окоп шәмнәре ясау – гадәти эш кенә түгел, ул балаларда тарихка карата кызыксыну уята һәм чын ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли”, — дип билгеләп үтте мәдәният йорты мөдире Юлия Магарина.

Барлыгы ике зур тартма шәмнәр ясалган. 

Фото: Юлия Магарина, nurlat-tat.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар