https://tnv.ru
10 Март 2026, 14:40
7
0

Әгерҗенең хатын-кыз волонтерлары бу көннәрдә котлаулар кабул итә, дәүләт бүләкләренә ия булалар, шул ук вакытта, күңелләре кушуы буенча алынган эшләрен онытмыйлар. Гүзәл затлар чираттагы гуманитар ярдәмне туплау өчен җыелды. 8нче март бәйрәме алдыннан аларны Кремльдә хөрмәтләгән иделәр.
Күп балалы әни, ире махсус хәрби операциядә һәлак булган Ирина Йосыпова үзе янында битараф булмаучыларны туплап - "Добрая команда фей" дип аталган төркем оештырган. Аңа 8 хатын кыз берләшкән. Хәрбиләргә саклагыч киемнәр тегәләр, ризыклар әзерләп җибәрәләр. Районда алар үрнәгендә волонтерларның тагын бер төркеме барлыкка килә.

Бүлешергә
Комментарии 0