https://tnv.ru
08 Апрель 2026, 16:11
6
0

«Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары Түбән Каманың Төзүчеләр бистәсендә СВОда катнашучылар өчен кирәкле эшләнмәләр әзерләү буенча берничә мастер-класс үткәргән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Дәресләрдә бистә халкына беләзекләр үрергә, коры душ ясарга, маскировка челтәрләре һәм костюмнары әзерләргә өйрәткәннәр.
«Даими рәвештә 10–15 кеше килә, һәр юлы яңа кешеләр дә кушыла. Эш бик күп көч таләп итә, ләкин ул бик файдалы һәм кирәк», — дип сөйли активистлар.
Хәрәкәткә бистәнең почта бүлеге һәм медицина пункты да кушылган. Хатын-кызлар оекбашлар бәйли, сохарилар әзерли, гуманитар ярдәм җыя. Оештыручылар әйтүенчә, барысы да бердәм команда булып эшли.
Фото: Надежда Багаутдинова, tatar-inform.ru

Бүлешергә
Комментарии 0