Онлайн трансляция

Свернуть

Актанышта яшәүче тыл хезмәтчәне хәрбиләргә трактор тапшырган

Актанышта яшәүче тыл хезмәтчәне хәрбиләргә трактор тапшырган

https://tnv.ru

06 Май 2026, 10:20

5

0

Актанышта яшәүче тыл хезмәтчәне хәрбиләргә трактор тапшырган
Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүче «Без бергә» фондына кушылучы битараф булмаган кешеләр саны көннән-көн арта. Алар арасында Киров авылында яшәүче 86 яшьлек тыл хезмәтчәне, Ленин ордены кавалеры Дөлфирә Каһирова да бар. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Күптән түгел ул фонд аша 1453нче полк хәрбиләренә «Урал» мотоциклын тапшырган иде. Бу юлы исә Дөлфирә Бариевна мәрхүм ире Шамилдән калган ЮМЗ тракторын ярдәмгә бирергә карар иткән.

Башта әлеге техниканы турыдан-туры махсус операция зонасына озатырга ниятләгәннәр. Соңрак тракторны сатып, кергән акчаны хәрбиләрнең иң кирәкле ихтыяҗларына тотарга дигән фикергә килгәннәр.

«Трактор төзек, эшли икән, димәк, ул кемгә дә булса файда китерәчәк. Шуңа күрә аны сатып, акчасын егетләргә җибәрергә булдык», – дип аңлаткан Дөлфирә апа.

«Егетләребез җиңү белән исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсын. Иң мөһиме – шул», – дигән ул.

Фото: tatar-inform.tatar

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар