10 миллион сумга кадәр кредитларын ябачаклар: Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә яңа ярдәм чарасы кертелде
https://tnv.ru
14 Май 2026, 16:20
12
0

Быелның 1нче маеннан илнең оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләрнең дәүләт хисабына 10 миллион сумга кадәр кредитларын ябачаклар. Тик моның өчен килешү вакыты бер елдан да ким булмаска тиеш.
Биредә сүз 2024нче елның 1нче декабренә кадәрге бурычлар турында бара. Аны түләттерү хакында суд карары булу зарур. Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән әлеге закон, контракт төзүчеләрнең хатыннарына да кагыла. Исегезгә төшерәбез, 1нче гыйнвардан Татарстанда контракт төзүчеләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләү - 2 миллион 900 мең сумга кадәр җиткерелде. Бу Идел буе округындагы иң зур сумма.
Моннан тыш хәзер теләүчеләр контракт нигезендә пилотсыз очкычлар системасы гаскәрләрендә дә хезмәт итә ала.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0