Онлайн трансляция

Свернуть

Махсус хәрби операциядә катнашучы Алмаз Оморов сайлауда катнашуның мөһимлеге турында сөйләде

Махсус хәрби операциядә катнашучы Алмаз Оморов сайлауда катнашуның мөһимлеге турында сөйләде

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2026, 17:52

10

0

 Махсус хәрби операциядә катнашучы Алмаз Оморов сайлауда катнашуның мөһимлеге турында сөйләде
Махсус хәрби операциядә катнашучы Алмаз Оморов һәм аның хатыны Юлия Петрова ТНВ каналындагы «Гаилә белән сайлыйбыз!» республикакүләм телемарафонында кунак булды. Алар сайлауда катнашуның ни өчен мөһим булуы турында сөйләде.

«Без сайлауның беренче көнендә үк тавыш бирдек. Ил язмышы безгә битараф түгел. Киләчәкне формалаштыруда катнашырга телибез, шуңа күрә бу процесстан читтә кала алмадык», — дип ассызыклады Алмаз Оморов.

Ветеран сүзләренчә, хәрби тәҗрибә аның тормышка һәм чын кыйммәтләргә карашын үзгәрткән.

«Күп нәрсәгә хәзер башкача карый башлыйсың, тормыштагы гади һәм кечкенә шатлыкларның кадерен беләсең. Тормыш матди байлыклардан гына тормый икәнен аңлыйсың», — диде ул.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар