Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Кама шәһәрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган мемориал ачылды

Түбән Кама шәһәрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган мемориал ачылды

https://tnv.ru

28 Сентябрь 2026, 17:30

0

0

Түбән Кама шәһәрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган мемориал ачылды
Түбән Камада Җиңү монументы янында махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган мемориаль комплексны тантаналы рәвештә ачтылар. Тантана шәһәрнең 60 еллыгына багышланды.

Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Түбән Кама мэры Радмир Беляев, һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре, ветераннар, хезмәт итүче хәрбиләр һәм шәһәр халкы катнаша.

Радмир Беляев мемориаль комплексның һәлак булган геройларның гаиләләре белән берлектә төзелүен билгеләп үтте. Мемориалның тышкы кыяфәте туганнары белән фикер алышынган, ә төзелешкә җыелган акча халыкның уртак өлеше булган.

Ачылыштан соң тантанада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды һәм һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Фото: e-nkama.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар