Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камадан махсус хәрби операциядә катнашучыларга автомобиль җибәрделәр

Түбән Камадан махсус хәрби операциядә катнашучыларга автомобиль җибәрделәр

https://tnv.ru

15 Октябрь 2026, 10:04

Түбән Камадан махсус хәрби операциядә катнашучыларга автомобиль җибәрделәр
Махсус хәрби операциядә катнашучылар ихтыяҗлары өчен автомобильне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Түбән Кама мөхтәсибәте тапшырды.

Машина хәзер махсус хәрби операция зонасына озатуга әзерләнә. Ул анда хезмәт бурычларын үтәү өчен кулланылачак. Түбән Камадан күрсәтелгән ярдәм транспорт белән генә чикләнми.

Кама Аланы мәчете имам-хатыйбы Габделхәким хәзрәт Яруллин хәрбиләр янына барып кайткан. Ул аларга күчмә корылмаларны кору өчен заряд җайланмалары, электр генераторы, исемле посылкалар, дини әдәбият һәм хәләл ризыклар илткән.

Фото: пресс-служба Нижнекамского района

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар