Онлайн трансляция

Свернуть

Милли Шура киләсе елны дөньякүләмендә "Татар милләте бердәмлеге елы" дип билгеләргә тәкъдим итте.

Милли Шура киләсе елны дөньякүләмендә "Татар милләте бердәмлеге елы" дип билгеләргә тәкъдим итте.

https://tnv.ru

07 Декабрь 2020, 11:51

285

0

Килдем, күрдем, җиңдем - дип әйтә торган түгел. Туган телләрне укыту мәсьәләсе күпкә четерекле.  Уңай үзгәреш күрер өчен - шактый вакыт һәм тырышлык кирәк буласын белдерде бу атнада Президент каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов.

Милли Шура киләсе елны дөньякүләмендә "Татар милләте бердәмлеге елы" дип билгеләргә тәкъдим итте.
Бу мәсьәлә хакында күпмилләтле Аксубайда киңәшмәгә җыелып сөйләштеләр. Чувашлар күп, ә чуваш телендә укытмаулары ачыкланды. Татар районнарында татар сыйныфлары булмау кебек инде. Әнә Лаешта татар сыйныфлары бөтенләй юк. Тел мәсьәләсе бүген Татар конгрессында дәвам итте. Милли Шураның быелга йомгак ясап, 2021 нче елга эш планын раслауга багышланган  киңәйтелгән утырышында. Нәрсә борчый һәм нәрсә тәкъдим итәләр?

Күбесе дөрес сөйләмиләр татарча. Шуңа күбрәк балаларга Туфан энергетикасын бирергә тырышабыз, шигырьләрен укыйбыз.

Аксубайның Иске Кармәт авылында Хәсән Туфанның музей-йорты. Шагыйрь иҗаты белән таныштырудан кала - шушында татар теле, язучылар, мөнәҗәт укулар көне үтә. Саф татарча сөйләшмәүчеләрне дә кызыксындыру нияте белән.

Музейга көн саен йөреп булмый. Төп тәрбия бакчада бирелә. Анда кунакларны рус, татар, чуваш телләрендә каршы алалар. Шигырь өйрәтүен өйрәткәннәр, ә  туган телдә тәрбия бирүдә кимчелекләр барыбер чыкты. Моңа Марат Әхмәтов игътибар итте. Руслар да, чувашлар да сан буенча бер булган балалар бакчасында - чуваш төркемнәре юк.  

Ә бит күпмилләтле  Аксубайда чувашлар сан ягыннан иң күбе. Туган телләргә рухи ихтыяҗ кимеп - бу бушлыкны тутыру өчен төрле алымнар эзләгән чорда - биредә,  гадәти булырга тиешле эш тә эшләнми булып чыгамы? Кызганыч, бу бер мисал - башка телләрне өйрәтү мәсьәләсе белән дә аваздаш. Шушы ук районда беренче сыйныфларның 8ендә генә татар телендә белем бирәләр. Ә менә район үзәгендә татар сыйныфлары бөтенләй юк. Беренче сыйныфта укучы 150 баланың - 41 татар булса да.

Камил ГЫЙЛЬМАНОВ, Аксубай районы башлыгы:
- Специалистлар җитеп бетми, чуваш, татар группасы өчен. Һәрвакыт рус телендә укыттык. Татар телеЮ чуваш телен өйрәнү эшен эшләп бетермәгәнбез.

Бу мәсьәләләргә күз йомып карарга ярамаганлыгын тагын бер кат искә төшерделәр. Аксубайда хәзер яңа мәктәп төзү турында суз бара. Анда русча, татарча, чувашча тирәнтен белем биреләчәк.  Форматы буенча ул "Адымнар" комплексына охшаш булырга мөмкин. Шартлар тудырыла, булышлык күрсәтелә - битарафлык булмау кирәк. Әлегә, туган телне укыту буенча иң түбән күрсәткечләр Әгерҗе белән Нурлатта. Соңгысында 255 татар баласының 32се генә туган телдә белем ала. Лаешта татар сыйныфлары бөтенләй юк.

Марат ӘХМӘТОВ, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе:
- Килдем, күрдем, җиңдем дип кенә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Вакыт кирәк булачак.

Тел, милләт темасына кагылышлы сөйләшү инде бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышында дәвам итте. КИләсе ел - туган телләр елы. Буген исә, быелга нәтиҗә ясап, Татарның гамәл стратегиясе буенча башкарылачак эшләргә тукталдылар. 350 чараны берләштергән план булдырылган. Ул республика, Россия төбәкләре, чит илдәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, әгъзалары тәкъдимнәрен дә үз эченә ала.

Данис ШАКИРОВ, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе
- Халык санын алу белән бәйле рәвештә татарлар яшәгән территорияләргә аерым төркемнәр җибәрү, грантлар системасы, милли костюмнар, дәреслекләр.

Тәкъдимнәр булган очракта тулыландырып 10 көн эчендә эш планын хупларга җыеналар. Тагын бер тәкъдим - милли шура каршында экспертлар советын булдыру. Тел кебек тирән һәм катлаулы мәсьәләләр чишелеше аларга йөкләнәчәк.

Дамир ИСХАКОВ, тарих фәннәре докторы:
- Бер өлкәдә 6.7 мөфтият үзара көрәшәләр. Ул татарга зыянга. Татарны ничек бер җепкә тезәргә уйларга кирәк безгә хәзер.

Киләсе ел - халык санын алу елы да. Алдагы айларда конгресс тарафынан башкарылачак эшләр шул мөһим датага  бәйле булачак.

Дамир ИСХАКОВ, тарих фәннәре докторы:
- Без хәзер 40 лап фильм әзерләдек татарлар турында. Яңа гасырда эш башланды инде шулай ук. Халык арасында, тапталган булса - пропаганда алып барырга кирәк хәзер. Катнаш гаиләләр дә күп бит.

Халык санын алу алдыннан - милләтнең берләшүе аеруча мөһим булуын ассызыклыйлар. Ә бу җиңел эш түгел. Татарлар арасында этник төркемнәр дә күп, мәнфәгатьләр дә төрле, диләр. Милли Шура киләсе елны дөньякүләмендә Татар милләте бердәмлеге елы дип билгеләргә тәкъдим итте.  

Васил ШӘЙХРАЗЫЕВ, Милли Шура рәисе
- Халык санын алу һәр милләт өчен мөһим.Безгә кешенеке кирәкми. Әмма үзебезнекен без алга алып барырга тиеш.

Бу атнада булган вакыйгалар милли теманың, милләт мәнфәгатьләренең бик актуаль булуын курсәтте. Кайсы халыкны алсаң да, аның туган телен өйрәнү һәм аны өйрәнер өчен шартлар булдыру, милли үзаңны кутәрү игълан ителгән ел программасында аерым игътибарга лаек.  

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров