Онлайн трансляция

Свернуть

Каз - татарның фәрештәсе!

Каз - татарның фәрештәсе!

https://tnv.ru

14 Декабрь 2020, 14:40

288

0

2021нче ел Татарстан өчен үз брендларын ил базарына чыгару елы да булырга бик мөмкин. Бу атнада "Россия тәм-томнары" конкурсында безнең республикадан тәкдим ителгән 2 ризык җиңү яулады. Татарның каклаган казы белән Казан чәк-чәге.

Каз - татарның фәрештәсе!
Әлеге конкурс ризыкларның исемен һәм җитештеручеләрен ил куләмендә яңгыратуга гына әйләнеп калмас, ә аларга үз товарын сатып алучыга җиткерер өчен җитди мөмкинлек ачар дип ышанасы килә. Чөнки бездән җиңгән ризыкларны агрохолдинглар тугел, ә гап-гади җитештеручеләр тәкдим итте.

Шуларның берсе - беренче урын алган каклаган казны җитештеруче Мөслим фермеры - Ирек Хәмәдишин. Аның белән аралашкач, узен авыл фермеры диеп тә булмый, ул эшмәкәрлеккә карашы, эшен оештыруы һәм аны алып бару алымнары белән чын замана бизнесмены! Ул буген маркетинг, бренд, тренд асылларын өйрәнеп, каз бизнесына канат куя.

Казлар Римны коткарган, диләр. Хактырмы, юкмы - анысы безгә караңгы. Ә менә Мөслимне бу кошлар чыннан да югары күтәрде.

Ирек ХӘМӘДИШИН, «Агро Лидер» кооперативы җитәкчесе:
- Ирек Хәмәдишинны Мөслимдә "Казлар патшасы" дип йөртәләр.
Раиф Мортазин белән Эльвир Шәгалиев 2005нче елда каз урчетә башлыйлар.

Раиф МОРТАЗИН, КФХ җитәкчесе:
- Әнә шулай 3 мең баш коштан башланган эш буген 4 тапкыр зуррак. Фермаларында 12 мең каз бар. Әле тагын купмесе әйләнештә.

Рәмзилә ГАФИЯТУЛЛИНА:
- Эшмәмәкәрләр бәбкәләрне халыкка бушлай да бирә булып чыкты. Тик бер шарт белән. 3 атналык 3 каз бәбкәсе өчен - 1 зур каз. Сер түгел, яз көне чеби-бәбкәләрнең бәясе кыйммәт. Авыл кешесендә ул кадәр акча булмаска да мөмкин. Ә болай эшләү ике якка да җайлы. Фермерлар меңәрләгән кошны ашатудан азат. Авыл кешесе исә хезмәтенә күрә әҗерен ала.

Илназ БӘШИРОВ, кооператив әгъзасы:
- 6 мең алдым 2 меңен китердем.

Шул рәвешле, үз эшен башларга кыюлыгы җитмәгән авылдашларын да кузгатып җибәрә Ирек Хәмәдишин. Нәтиҗәдә, каз үрчетүче гаилә фермалары бергә тупланып, кооператив төзиләр.

Раиф МОРТАЗИН:
- Кооперативта һәркайсының үз эше бар. Командада берсе инкубация чоры буенча махсуслашса, икенчесе үстерә, өченчеләре сатуны оештыра.

Монда кошларны үстереп сату белән генә чикләнмиләр. Ит эшкәртү цехы төзегәннәр. Фарш кирәкме, ярымфабрикатмы - җаның нәрсә теләсә шуны ясап бирәләр.

Ә иң зур горурлыклары - каклаган каз. Аны буген ат казылыгы белән икесен хич шикләнми татарның милли ризыгы дип атарга мөмкин. Ул куп гасырлар буе бәйрәм табынына гына куела торган иң затлы нигьмәтләрдән саналган.

Шушы теләк аларны Вкусы России бәйгесендә катнашырга этәрә дә. Мөслим казын яраталар.

Екатерина ШАПОВАЛОВА «Гастрономическая карта России» федераль проектының координаторы:
- Каклаган каз- ул уникаль продукт. Татарстанны котлыйбыз. Каклаган казны авыз итүгә үк бик яраттым.

Тик аны Мәскәүләр дә телен йотарлык итеп ничек әзерләү серен Мөслим осталары беркемгә дә ачмый.

Каклаган казлар инде кая гына "очмаган"!! Бер тәмен белгән кеше гел ала, диләр. Әмма татар казын таныту өчен әле эшлисе дә эшлисе. Хәм илкуләмендәге бу зур җиңү шушы юнәлештә зур адым .

Дмитрий ПАТРУШЕВ, Россиянең авыл хуҗалыгы министры:
- Конкурс катнашучыларга дәрәҗә генә өстәп калмый. Җиңүчеләргә үз брендларын танытуда ярдәм күрсәтәчәкбез. Бу үз чиратында иң кызыклы, үзенчәлекле һәм иң мөһиме - сыйфатлы Россия продуктлары белән якыннанрак танышырга мөмкинлек ача.

Гади авыл егете булса да Ирек Хәмәдишин маркетинг серләрен яхшы узләштергән. Заманадан артта калып булмый. Сайтны да, социаль челтәрләрне дә эшкә җигәләр.

Каклаган казның тәмен танытканнар, инде хәзер максат аны төргәгеннән ук танырлык иту. Моның өчен Чаллыдан булачак дизайнерларны җәлеп иткәннәр. Алар уз чиратында булачак логотипның берничә вариантын эшләп бирә. Үзәктә - каз галиҗәнаплары.

Элек Россиядә елына 110 миллион каз үстергәннәр. Аның 10 миллионы Европага чыгарылган. Кем белә, бәлки киләчәктә чит ил базарында да каклаган казлар да уз урынын табар.

Каз бит ул татарның милли йөзен чагылдыручы җан иясе диләр Мөслимдә. Мәрхум Туфан Миңнуллин ГРАФИКА аны татарның фәрештәсенә тиңләгән. Безнең купме йолалар аның белән бәйле. Каз канатлары, каз өмәләре, каз йоныннан мендәр, каз бәлеше, каз тәпие...Болар безгә кечкенәдән таныш тәмнәр.

Лима БУКИНА Яр Чаллының сәнгать һәм дизайн институты проректоры:
- Бер казның эчәгесен урталай бүләсең дә, тәпиләренә урап пешерәсең - во! Иң тәмле деликатес була!


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров