https://tnv.ru
17 Декабрь 2020, 17:31
675
0
Телне укытуда иң алдынгы алымнарны куллану, тел мохите булдыру, утырыш-киңәшмәләрне ике дәүләт телендә алып бару. Бүген Казан шәһәр Думасы сессиясендә киләсе - туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башкарыласы эшләр турында сөйләштеләр. Башкалада ике дәүләт телен бертигез дәрәҗәдә кулланылмавы, моңа игътибар җитмәвен дә таныйлар. Бу нисбәттән ниләр тәкъдим ителә?
Туган телләр турында сөйләшкәндә мэр Илсур Метшин бүген татарчага кучте. Депутат Гүзәл Сәгыйтова чыгышын да татар телендә тыңдалылар. Ул шәһәрдә бүгенгә булган кимчелекләрне атый, эшлисе эшләрне барлый. Бүген саф татарча чыгышлар яңгыраса да, күпчелек утырышларның ике дәүләт телендә бутенләй алып барылмавы, милли берләшмәләр җитмәвенә дә ишарәли.
Гүзәл СӘГЫЙТОВА, Казан шәһәре думасы депутаты, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры:
- Берничә елдан мәктәпләргә татар теле белгечләрен көндез шәм яндырып эзләргә туыр килмәгәе. Инде бүген дә заманча эшли торган белгечләргә кытлык кичерә.
Укыту һәм тәрбия бирүдә иң алдынгы алымнарны барлау, укыту системасын камилләштерү, рус мәктәпләрендә татар төркемнәре ачу, телне үзләштерү өчен өстәмә түгәрәкләр булдыру. Тәкъдимнәр күп. Урында кызыксыну юк.
Гүзәл СӘГЫЙТОВА ,Казан шәһәре думасы депутаты, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры:
- Һәрнәрсә шәхестән тора. Менә икенче гимназия. Аны кем шундый итте. Шәхес. Һәр районда шундый мәктәп булдырсак та әйбәт булыр иде.
Дилүс СИРАҖЕТДИНОВ, Казан шәһәре Думасы депутаты:
- Туган телләр елында нәрсәгә игътибарга итәргә кирәк, бүген әйтелгән тәкъдимнәрне без депутатлар хупладык. Әлбәттә,кешеләр туган телен белергә тиеш. Өйрәнү өчен - күбрәк шартлар да кирәк.
Илсур МЕТШИН, Казан шәһәре мэры:
- Туган телне кадерләгән кадерле булыр. Безнең максат бер ел, бер айда гына түгел бу мәсьәләне һәрвакыт игътибар үзәгендә тоту. Безнең алда зур эшләр тора, укыту программалары эшләп чыгарырга, милли үзәкләр булдырырырга кирәк.
Казан урамнарының атамалары, муниципаль шәхси оешмалардагы элмәт такталарның ике телдә язылуын күзәтү, булган хаталарны төзәтү кирәклеге дә әйтелде. Яңа объектларны кулланышка тапшырганда да бу истә тотылырга тиеш.
Гөлназ СӘЙФЕТДИНОВА:
- Телне өйрәтү эшен мәгариф оешмаларына гына аударып калдырмыйлар. Шәһәр дә мохит булдырырга тәкъдим итәләр.
Бу эшләрне башкарырга теләк тә, финанслар да кирәк. Бүгенге сессиядә 2021нче елга бюджет пороектын кабул иттеләр.1 нче гыйнвардан ЕНДВ да бетерелә. Бу төр салымны башкалада 17 мең кеше түли. Күбесе шәхси эшмәкәрләр. Алар патент яки салым түләүнең гомуми системасына күчәргә тиеш. Ә шәхси эшмәкәрләр һөнәри эшчәнлектән салымны сайлый ала. Депутатлар бу карар проектын хуплады.

Бүлешергә
Комментарии 0