Онлайн трансляция

Свернуть

Әдәп башы - тел

https://tnv.ru

24 Декабрь 2020, 17:43

479

0

Казанның күп телдә белем бирүче Адымнар мәктәбендә яңа проект башладылар. Хәзер монда ата-аналарга да татар теле укыталар. Максатлары изге - мәктәптә өйрәнгән сүзләрне кулланып, бала өйдә дә сөйләшә алсын. Шул рәвешле сөйләм мохите булдыралар. Әлегә татар телен барлык ата-аналар да белми. Бу курслардан соң алар балаларына өй эшен әзерләргә ярдәм итә алачак, ди оештыручылар. Ата-аналар мәктәптән нинди билгеләр алып кайта - Алия Хәйретдинова репортажы.

Әдәп башы - тел
Гүзәл Галиуллина алты ел элек гаиләсе белән Ульяновскидан Казанга күченә. Быел кызлары Амалияне Адымнар мәктәбенә биргәннәр. Хәзер әти дә, әни дә бала белән бергә татар телендә сөйләшергә өйрәнә.

Сөйләм теле, авазларны дөрес әйту, җөмлә төзелеше. Бер ай дигәндә монда йөрүчеләр йөздән артык яңа сүз өйрәнгән.

Лилия ӘМИРХАНОВА:
- Балаларым татарча белсен, сөйләшсен иде дип телим. Менә мин татар телен белмим. Шуңа, үрнәк итеп, үземнән башладым.

Укыту өчен монда онлайн программалар һәм "Сәлам" китабыннан файдаланалар. Үз алымнары да бар.

Бу курсларны оештырырга Адымнар мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов тәкъдим итә. Узган ел ул җитәкләгән 165нче мәктәптә шундый ук инглиз теле дәресләре алып барылган була.

Татар теле дәресләре - бушлай. Әти-әниләр генә тугел, теләгән һәркем өчен Адымнар комплексының ишеге ачык.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров