Онлайн трансляция

Свернуть

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

https://tnv.ru

28 Декабрь 2020, 15:44

1190

0

Без өр-яңа 2021нче ел бусагасында торабыз. Ул Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
Әле ел игълан ителгәнче ук, без бу зур юлга аяк баскан идек бугай инде. Июльдә Президент каршында татар телен саклау комиссиясе оешу - тел мәсьәләсенең көн кадагында калачагын гына тугел, аңа яңа мәгънә салыначагын да аңлатты. Татарлыкта без быел ничә адым алга атладык?

Камал театры тирәсеннән узганда ирексездән хәтергә Тукайның шушы шигъри юллары килә. Монда ниндидер үзенә күрә бер җылы, милли мохит хөкем сөрә. Ә иң мөһиме - татар җырлары яңгырый һәм республика буенча мондый татар сөйләме радиодан кебек яңгыраган урыннар бер генщ тугел. Менэ хэзер без Апас үзәгенә күчик. Тынлыйк әле

Быелдан мондый урыннар тагын да күбрәк булачак.

Урамнарда яңгыраган бу аваз - киләсе елның символы булып ишетелә. Соңгы 2-3 елда республикада татар милләтенең үсешенә игтибар бермә-бер артуга карамастан, 2020нче ел үзгә иде. Ул безне уйландырды, эзләндерде.

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ, Татарстан Республикасы Президенты:
- Ничек сакларга гореф-гадәтләребезне, милләтебезне, динебезне...стратегия эшләдек.

Сәгате сукты! Быелдан татар милләтенең үз үсеш стратегиясе бар. 30 елга якын сөйләшенгән, соңгы 2 елда эзерләнгән зур документ Президент кушуы буенча эшләнде һәм быел "табадан" төште.

Стратегия ул тузан җыеп ятачак документ булмаячак. Аны эшләтер өчен 350 чарадан торган гамәлләр исемлеге булдырылды.

Данис ШАКИРОВ, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе:
- Халык санын алу белән бәйл рәвештә татарлар яшәгән территорияләргә аерым төркемнәр җибәрү, грантлар системасы, милли костюмнар, дәреслекләр.

Боларның барысын тормышка ашыру өчен милләтнең нык булуы, киләчәккә өметле каравы кирәк. Без яңа буынның иртәгә татарча сөйләшәчәгенә ышанмасак, озак вакытка исәпләнгән нинди стратегия турында суз булырга мөмкин. Бу уңайдан, Минтимер Шәймиевнең алдан куреп әйтелгән, Рөстәм Миңнехановта хуплау тапкан әһәмиятле проект - күп телдә белем бирүче Адымнар мәктәпләренә өмет зур. Алар бу уку елыннан Казан белән Алабугада эшли.

Комиссия җитәкчеләрнең туган телдә сөйләшү -сөйләшмәү мәсьәләсен дә читтә калдырмады. Татар булып татар министрларының да туган телдә чыгыш ясамавы ачыкланды. Исемнәрен атадылар. Белмәгәннәрен өйрәтер, белгәннәрен шомартыр өчен хөкумәтне тулы составта диярлек татар теле дәресләренә җибәрделәр.

Президент үзе дә урнәк ясый. Татарча сөйләшеп кенә калмый, милли итеп киенә дә. Игътибар иткәнегез бардыр, соңгы бер-ике елда Татарстан Президенты күпчелек рәсми чараларда 20нче гасыр башы татар зыялылары костюмыннан чыгыш ясый. Аңа министрлар, район башлыклары кушыла. Хәтта спортчылар да кушылды.

Киемнәребезне дә, калебебезне дә миллилек белән тутырасы иде. Президентның киләсе елны туган телләр , халыклар бердәмлеге елы дип атавын Җәмәгатьчелек бик вакытлы дип кабул итте. Киләсе елга тагын бер мөһим вакыйга - халык санын алу. Милләтнең бердәмлеге аның нәтиҗәсендә чагылачак. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров