Онлайн трансляция

Свернуть

Татарча сөйләшсеннәр дип!

Татарча сөйләшсеннәр дип!

https://tnv.ru

15 Январь 2021, 13:48

288

0

Республика мәчетләренә татарча әлифбалар кайтачак! Танылган язучыларның канатлы гыйбарәләре язылган плакатлар, әдәби сөйләм буенча уку әсбаплары, Тукай сурәте төшерелгән күкрәк билгеләре, магнитларны бүген Диния Нәзәрәтенә тапшырдылар. Бу зур эш Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе башлангычы белән алып барыла.

Татарча сөйләшсеннәр дип!
Һәрбер тартма - 5 килограмм авырлыкта, эчендә - 20шәр әлифба. Бүген китаплар төягән машина Диния нәзәрәте каршына килеп туктады. Әлифбадан тыш монда плакатлар, уку әсбаплары һәм сувенир продукция. Һәммәсе - туган телдә.

Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова язган әлифба - Президент каршындагы татар телен үстерү комиссиясе ярдәме белән дөнья күрә. Татарстан китап нәшрияты аны 5 мең тираж белән Диния нәзәрәте өчен дип бастыра. Моннан әлифбалар Татарстан мәчетләренә таратылачак.

Әлифбаны балага исем куштырганда ата-аналарга бүләк итәләр, ә имамнар өчен методик әсбап/

Логик басымны кая куярга, авазларны ничек дөрес әйтергә? Дин әһелләре өчен болар аеруча да мөһим, диләр комиссиядә. Уку әсбаплары - 1 мең тираж белән бастырыла.

Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе:
- Ачып укып карап үзләренә кирәк әйберне табып, телнең зәвыклыгына вәгазь тыңлаучыларны әзрәк игътибарлырак итү өчен.

"Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?" яисә Равил Фәйзуллинның туган тел турындагы канатлы гыйбарәсе... Шундый плакатлар тиздән һәр мәчеттә эленеп торачак.

Диния нәзарәте белән уртак телне тиз тапканнар, чөнки максатлар бер, ди мөфти. Күптән түгел татар әдипләрен танытучы милли календарь чыгара башлаганнар.

Ә менә Тукай сурәтләнгән күкрәк билгеләре һәм магнитлар балаларга истәлеккә дип, дини чараларда таратылачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров