Онлайн трансляция

Свернуть

Әйдә, Татарстан!

https://tnv.ru

18 Январь 2021, 17:12

60

0

Шундый шигарь белән яңа, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын башлап җибәрәбез. Республикада 170тән артык милләт вәкилләре гомер итә. Татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, марилар, казахлар... Еш кына алар бер шәһәрдә, бер авылда, хәтта бер йортта яшиләр. Телләрен дә, гореф-гадәтләрен дә, диннәрен дә саклыйлар. Бер-берсен хөрмәт итәләр. Ел дәвамында Татарстан авылларына юл алып, шундый толерантлык мисалларын күрсәтербез. Раштуадан соң "Адымнар" тапшыруы иҗат төркеме, беренче итеп, Кукмараның Починок-Кучук авылына юл алды, һәм мари, татар, хәтта вьетнам гаиләләренең иңгә-иң куешып яшәвен күреп кайтты. Шул рәвешле "Әйдә, Татарстан!" рубрикасын башлап җибәрәбез. Тарих, йолалар, һәм Татарстанга гына хас күпмилләтле дуслык Айгөл Бәдретдинова репортажында.

Әйдә, Татарстан!
Починок-Кучукка 17нче гасыр уртасында марилар нигез сала. Монда Мултан атлы кеше килеп урнашкан дип сөйлиләр. Лидия Саммасова,нәсел-нәсәбен белә, хөрмәт итә, уртак тормыш аны төрле телләргә дә өйрәтә.

Русча, татарча, марича, сорасаң, удмуртча да җырлап җибәрә. Татар телендә интервью ала башлагач, ул Тукай теленә күчте. Гомере буе Починок-Кучукта укытучы булып хезмәт куйган Лидия ханым татарчаны әле студент чакта өйрәнгән.

Милли кыйммәтләрне бу авылда буыннан-буынга җиткерәләр. Оныклары каникулга кайткан, әби-бабасыннан күреп үсәләр: хезмәт - берләштерә! Гаилә башлыгы ярты гомерен колхозга багышлаган бит!

Айгөл БӘДРЕТДИНОВА:
- Күпмилләтле халык яшәгән авылда колхоз нинди исем йөртергә мөмкин? Дуслык дип атала! Ул 70 елдан артык төрле милләт вәкилләрен берләштереп тора. Мәсәлән 1967нче елда моннан ерак түгел урнашкан Кызыл Октябрь авылында зур янгын килеп чыга. Аннан татарлар әлеге җирлеккә күченеп килә, шуннан соң Починок-Кучук мариныкы гына түгел, мари-татар авылына әйләнә.

Ул арада куршедәге татарлар табын кора. Яһүдиннәр гаиләсе бу! Өстәлгә бер-бер артлы дочмак, җимеш бөккәне, кош теле чыга.

Татар гаиләсенә хас булганча, әтиләре эштә, Кукмараның таш эшкәртү заводында хезмәт куя. Раушания апа - хисапчы, кунак килгән көнне генә өйдә ди, безнең белән бергә кунакка килен белән уллары да кайткан иде.

Күпмилләтле авылда яшәүнең уңай яклары күп икән, беренчедән, бәйрәмнәр күп, Сабантуй, Семык дисеңме.

Раушания ЯҺҮДИНА, Починок-Кучук авылында яшәүче:
- Милли бәйрәмнәрдә катнашасың, йолаларны өйрәнәсең..бергә, шатлыклы хәлләрдә дә, кайгыларда да.

Шулай төсе дә матур була, тәме дә, чәй эчкән арада татарлар Починок-Кучукны үзара ничек атауларын да белдек.

Пач-кучук, Мултан, У-ял, Камышлы. Починок-кучук җирлеген төрле елларда шулай атаганнар. 17нче гасырдан ук Кенә елгасы янында урнашкан бу авылда игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр.

20нче гасыр башында ук 2 тимерче, тегермән, кечкенә кибетләр эшләгән. Авыл халкының тырышлыгы йортларның һәр бизәгендә чагылыш таба.

Без марилар белән җырлап, татар чәен эчеп йөргән арада Пач-кучукның күпмилләтле халкы вьетнам гаиләсен котларга килгән. Әйе монда ветнам-Мари катнаш гаиләсе дә яши. Күптән түгел оныклары туган. Бәйрәм табынына НЭМ чыга - вьетнам ризыгы. Ву Суан Кыонг Россиягә 87нче елда ук кайта. Мәскәүдә аяк киеме заводында эшли. Дусларына Казанга кайткач, Починок-кучук гүзәле - мари кызына гашыйк була.

Гаилә корып, Починок-Кучукта яшәп китәләр. Кукмарада кибет тоталар. Ике малай үстерәләр, оныклары да бар инде.

Яңа елны гына алар 3 мәртәбә каршы ала. Европача, Иске яңа ел һәм Вьетнамча.

Шуңа өстәп казахлар, хәтта лезгиннар... Починок-Кучукта яшәүче милләтләрне санап бетерергә бер тапшыру да җитмәс иде, шуңа без аларны Шорыкйол, ягъни Сарык аягы дип аталган бәйрәмдә барладык. 2 атна барган мари халык бәйрәме гореф-гадәтләрне торгызу һәм саклауны күздә тота.

Бәйрәмнәр дә, йолалар да уртак. Гореф-гадәтләрне шулай саклап яшәгәнгә, татарлар мариларга, марилар татарларга рәхмәтле.

Ольга САННИКОВА, Починок-Кучук авыл җирлегендә «ШИЙ ЭНЕР» мәдәният үзәген оештыручы:
- Благодарны татарскому народу за то, что они сохраняют историю о марийцах, которые жили в этой деревне... взаимопроникновение, взаимоуважение, каждый народ ценит другой народ, помогает друг-другу.

Бүген Починок-Кучук - гомер итү өчен бар уңайлыклары булган, һәр йортка газ-суы кергән авыл. Элек яшьләр шәһәргә юл алса, бүген китәргә ашыкмыйлар. Планнарда - "Мари йорты" музей комплексы, Кенәгердә яңа мәдәният йорты ачып, юлларны төзекләндереп, туристик кластер булдыру.

Комментарии 0

Аватар