https://tnv.ru
25 Январь 2021, 11:51
678
0
2010 нчы елда узган халык санын алу нәтиҗәләре буенча илдә 5 млн 310 мең 649 татар исәпләнә. Сан ягыннан икенче милләт. Бу урынны саклап калыр өчен - җанисәптә һәрбер татарның катнашуы һәм уяулыгы кирәк. Милли шура татар халкына мөрәҗәгатендә беренче чиратта шуңа өнди.
Кайсы төбәктә яшәвебезгә, телнең нинди диалектында сөйләшүебезгә карамастан без бер халык! Без бергә!, - диелә мөрәҗәгатьтә. Бер биткә - бар мәгънә салынган.
Халык санын алу - илебез өчен һәрчак мөһим вакыйга. Кайчак аны санау-хисаплау белән бәйле гадәти бер чара дип кенә кабул итү күзәтелә. Шул ук вакытта дәүләт күләмендә инфраструктура үсеше, милли-мәдәни өлкәдә программ чаралар кабул итү, ә булганнарына яңа сулыш өрү белән бәйле карарлар чыгару шуңа бәйләнгән. Әлеге җаваплы чорда без һәрбер татарны, активистларны, иҗтимагый оешмаларны 2021 елда халык санын алуда актив катнашырга, бер-берсенә ярдәм итәргә, үзләренә ирекле волонтерлык вазыйфаларын йөкләргә өндибез.
Халык санын алу - коры статистика мәгълүматларын җыю гына түгел. Аеруча да милләт, туган тел мәсьәләсенә кагылышлы сорауларга җавап биргәндә уяулыкны югалтырга ярамый. Битараф булмау кирәк.
Без, территориаль, милли-дини яисә башка үзенчәлекләрне өстен куеп, башкача язылырга чакыру очраклары бар, дигән хәбәрләр алабыз. Шул сәбәпле халкыбызның бербөтенлеген какшату, аны төркемнәргә аеру куркынычы яный. Халык исәбен алу беренче тапкыр электрон форматта узачагын әйтеп китәргә кирәк. Бу очракта үзең һәм гаиләң турындагы мәгълүматларны турыдан-туры, арадашчыларсыз теркәү мөмкинлеге туа.
Мөрәҗәгать белән генә чикләнмиләр, билгеле. Милли Шура составындагы 75 кешедән 7 эшче төркем оештырыла. Дини оешмалар, мәдәният, мәгариф, аналитика, татар эшмәкәрләре, татар яшьләре белән эшләү - һәр төркемнең рәисләре билгеләнде.
Васил ШӘЙХРАЗЫЕВ, Бөтендөнья Татар конгрессының Милли Шура рәисе:
- Милли Шура әгъзалары бик авторитетлы кешеләр алар бу юнәлештә эш алып барачак. Рәсәй өчен бөтен өлкәләр өчен мөһим чара.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
- Кеше үзен нинди мәдәният вәкиле итеп хис итә, нинди милләт вәкиле дип саный шулай булырга тиеш. Без комиссия әгъзалары буларак кешенең нинди мәдәнияттән икәнен ачыкларга ярдәм итәргә тиешбез. Сүз белән.
Халык санын алу белән бәйле сорауларга төпле итеп, закон нигезендә җавап бирер өчен Бөтендөнья Татар конгрессы адвокатлык оешvасы белән берлектә эш алып бара.
Милек, керемнәр, яшәү шартлары бер мәсьәлә. Алар арасында милли тема аерым яссылыкта карала. Милләткә бәйле сорауларда кеше югалып калырга да мөмкин. Гадәттә, чит өлкәләрдә яшәүчеләрдә, катнаш гаиләләрдә сораулар күп була.
Бу халык санын алуда кеше үзе, гаиләсе турында мәгълүматны дәүләт хезмәтләре порталы аша да кертә ала. Электрон катнашуның өстенлеге анкетаны үзең тутырасың. Киңәш бирүче булмый, диләр.
Данис ШАКИРОВ Бөтендөнья Татар конгрессының Башкарма Комитеты рәисе
- Закон нигезендә җавап биребез. Аңлату эшләре алып барыла. Кирәк булганда мәхкәмәгә дә барып җитә алабыз. Четерекле сораулар бар. Теге яки бу төбәктә уйдырмалар бн эшләргә ярамый. Тарихи җаваплар да бар.
Дамир ИСХАКОВ, тарих фәннәре докторы
- Катнаш гаиләләр бар. Татарның үзенчәлекле төркемнәре дә бар. Алдарга да уйлап билгеләргә кирәк булачак миллилеген.
Зилә ВӘЛИЕВА, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе:
- Бу эшкә кул селтәп карарга ярамый. Әй язарлар әле дип. Киләчәкне билгели торган юл.
Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юламасында халык санын алуны югары дәрәҗәдә оештыруны йөкләгән иде.
Бөтен Россия күләмендә халык санын алу киләсе елда мөһим вакыйгаларының берсе булачак.
Республика Хөкүмәтенә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына тиешле аңлату эшләре алып барып, бу эштә җәмәгатьчелекнең актив катнашуын тәэмин итеп, аны иң югары дәрәҗәдә оештыруны йөклим.
Халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре икътисад, демография, социаль өлкәдә стратегик планлаштыру өчен генә түгел, һәр милләт өчен дә бик мөһим.
Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы апрельнең 1 еннән 30ына кадәр узачак. Аны уздырганда кулланылачак планшетлы компьютерлар инде Татарстанга кайтарылды. Бу - халык санын алуның соңгы гадәти һәм беренче цифрлы ысулы булачак.

Бүлешергә
Комментарии 0