Онлайн трансляция

Свернуть

Түләүләр "кыздыра"

Түләүләр "кыздыра"

https://tnv.ru

05 Февраль 2021, 13:37

212

0

Татарстанда, узган елның декабре өчен гыйнварда җылылыкка килгән сумманы яңадан исәпләмәячәкләр. Сумманың кинәт артуы - хата түгел. Бу хакта бүген “Татэнергосбыт”та хәбәр иттеләр. Исегезгә төшерәбез: татарстанлылар декабрь өчен килгән түләүләрнең артык куп булуыннан зарланды. Җылылык белән тәэмин итүче оешмада сумманың артуын суыкка бәйләп аңлаталар. Гыйнвар ае өчен күпме түлисе булыр? Яңа счет-фактураларны ала башлаган шәһәрләр бар инде.

Түләүләр "кыздыра"
Татарстанда, узган елның декабре өчен гыйнварда җылылыкка килгән сумманы яңадан исәпләмәячәкләр. Сумманың кинәт артуы - хата түгел. Бу хакта бүген “Татэнергосбыт”та хәбәр иттеләр. Исегезгә төшерәбез: татарстанлылар декабрь өчен килгән түләүләрнең артык

Ел башында торак коммуналь хезмәтләр өчен килгән түләү кәгазьләрен алгач, халык аптырашта кала. Бигрәк тә җылылык өчен язылган сумма хафага сала. Аеруча Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә һәм Зәйдә яшәүчеләрне.

Наилә МӨСАБИРОВА:
- Нәрсәгә арттыралар? Квартира шул ук. Батареялар шул ук. Арта. Бер үзем торам 6 мең килә квартплата. 3 меңнән артык шуның җылылык.

Алинә КУРУНБАЕВА:
- Күп килә. Менә декабрьдә бәяләр үстеләр. Цифраларны каян алалардыр?Жаловатся итәсем килә.

Алексей АНТОНОВ:
- Хәзер бит приборлар куйдылар. Аларда булган йортларда икътисадый яктан отышлы, ә кайда тормый бөтен җылы китә икенче домнарга. Шунлыктан аларга күбрәк түләргә туры килә.

Бәя артуның сәбәбен ачыклау өчен, Яр Чаллы прокуратурасы тишерү уздыра. 183 йортта булалар. Күпчелегендә хилафлыклар тапканнар. Әйтик, «Ремжилстрой» оешмасы карамагындагы 4 өйдә түләүләрне йорттагы гомуми исәпләү җиһазлары буенча түгел, ә узган кышта җылылыкны уртача куллану күрсәткечләренә таянып исәпләгәннәр.

Ә "Татэнергосбыт"та җылылык өчен түләүләрнең артуын һава торышына бәйләп аңлаталар. Декабрь гадәттәгедән салкынрак була. Шуңа да ноябрь белән чагыштырганда җылылыкны 30 процентка күбрәк якканнар.

Роберт ХӘБИБУЛЛИН-«Татэнергосбыт» оешмасының физик затларга биллинг һәм электр энергиясен сату буенча директор урынбасары
- Без идарә компанияләре тапшырган күрсәткечләрдән чыгып исәплибез. Декабрь аенда чыгымнар күбрәк булды. Шуңа күрә түләүләр дә артты.

Гыйнвар аенда көчле салкыннар булды, шуңа да түләүләр 8 процентка артачак дип белдерде энергетиклар. Әмма журналистлар, киресенчә, гыйнвар аеның җылырак булуын искәртте. Әйтик декабрь аенда температура уртача 10,7 градус булса, гыйвар аенда 9,8 генә.

Олег ЗВЕРЕВ-«Татэнерго» оешмасы генераль директорының урынбасары
- Чыннан да, тышта салкынрак булган саен, җылылыкны күбрәк бирәбез, әмма безнең исәпләүләрдә һава температурасы күрсәтелми.

Энергетиклар әйтүенчә, исәп-хисап җиһазларын алдап булмый. Шулай да иске йортларны тикшереп чыкканнар.

Роберт ХӘБИБУЛЛИН-«Татэнергосбыт» оешмасының физик затларга биллинг һәм электр энергиясен сату буенча директор урынбасары:
- Әлеге зур суммалар Кемнеңдер гамәлләре аркасында килеп чыкмады микән дип, тикшерү уздырдык. Ләкин мондый очраклар ачыкланмады. Шуңа күрә Татарстанда исәп-хисапны яңадан үткәрмибез.

Сюжетны эфирга әзерләгән вакытта, Яр Чаллылар гыйнвар ае өчен түләү кәгазьләрен алып та өлгерде. Декабрь ае белән чагыштырганда җылылык өчен түләүләр 100 сумнан алып 500 сумга кадәр арткан.

Әгәр дә түләүләр белән бәйле сорауларыгыз булса, үзегезнең идарә оешмасына яки "Татэнергосбыт"ка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Иң мөһиме, торак коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен вакытында түләү зарур. Татарстанда гына җылылык өчен бурычлар алты миллиард ярым сумга җиткән.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров