Онлайн трансляция

Свернуть

Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчә барлыкка килде

Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчә барлыкка килде

https://tnv.ru

26 Апрель 2021, 17:00

94

0

Менә хәзер башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчә барлыкка килде. Янәсе  Башкортстанның көнбатышында яшәүче халык шул телдә аралаша. Иң кызыгы шул: безнең галимнәр әйтүенчә, анда яшәүчеләрнең күпчелеге  - гомер-гомергә татарлар була. Димәк, кайбер башкорт галимнәре фикеренчә, безнең милләттәшләребез башкорт диалектында сөйләшә булып чыга.

Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дигән төшенчә барлыкка килде
"Все это было бы смешно, если бы не было так грустно", ди рус халкы. Башкортча ничек әйтеләдер?... татар телендә аны "Кызык та, кызганыч та" диләр. Чөнки бу лингвистик мәсьәлә генә түгел. Ни өчен татар теле башкорт диалекты була алмый? Фәйрүзә Мәҗитова галимнәрне тыңлады.

Миңнира Булатова Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, лингвист. Бу китабы яңа басылып чыккан. Монда ул Башкортстанның кайсы районнарында нинди телдә сөйләшүләрен ачыклый.

Миңнира БУЛАТОВА Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре:
- Башкортстанда татар теленең ике диалект сөйләшләре таралган. Урта диалектны без Казан татарлары диалекты дип әйтәбез. Минзәлә сөйләше ул Башкортстанның көнбатыш өлешен алып тора.

Китап авторы ачыклаганча, Башкортстанның көнбатыш өлешендә Минзәлә сөйләше таралган.

Башкортстан территориясенең яртысыннан артыгында яшәүче татарлар Минзәлә сөйләшен куллана, ди белгечләр. Алар моны картада күрсәтә. Сан ягыннан да исәпләгәннәр. Бу территорияләрдә 1 млннан артык татар яши. Галимнәр ачыклавынча, Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлеше Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы йогынтысында була. 1552-1580 елларда Казан өязе составына кергән. Бу территориядә яшәүчеләр нинди телдә сөйләшүен 19нчы елда ук рус тюркологлары ачыклый.

Олег ХИСАМОВ, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, тел белгече:
- Ул шундый галимнәр Бессонов Катанов кебек алар шул якларга барып хәзерге башкортстанның төньяк көнбатышын тикшергәннән соң, монда яшәүче халыкларның теле һичшиксез татар теле дигән нәтиҗәгә киләләр.

Әдәбиятче галимнәр моны әдәби әсәрләрне анализлап дәлилли. Башкортстанда яшәп иҗат иткән татар язучылары шагыйрьләрнең әсәрләре белән Татарстан язучыларының иҗатын чагыштырганнар.
Әйтик: Мәҗит Гафури белән Габдулла Тукай шигырьләре. Бер телдә языла, хәтта стиль ягыннан да охшаш.

Айгөл ГАНИЕВА, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре6
- Тел үзенәчлекләре генә түгел образлар системасы ягыннан да тематикасы ягыннан да Гадулла Тукай белән Мәҗит Гафуриның иҗатларының уртаклыклары күзгә ташлана.

Ләйсән НАДЫРШИНА, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре:
- Мәсәлән хәзерге вакытта Татарстанда туып үскән әдипләр иҗаты белән чагыштырабыз икән. Әйтик, Роберт Миңнуллин Әхсән Бәянов Рәдиф Гаташ аларның телләре уртак, ана сөте белән кергән телләре уртак.

Алайса, ни өчен "башкортстанның төняк-көнбатыш диалекты" дигән төшенчә буенча сораулар һәм бәхәсләр бара соң?

Олег ХИСАМОВ, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, тел белгече:
- Бу мәсьәләне күтәрә, гадәттә, белгеч булмаган кешеләр. Әгәр алып карасак Башкортстанда бара торган бәхәсләрне, аны күтәрүчеләр ул белгеч түгел, чөнки белгечләр аны күптән хәл иткән. Галимнәр бер фикердә, бу сөйләшләр татар теле сөйләшләре һәм алар татар әдәби теленә иң якын торган сөйләшләр.

Фольклорчы галимнәр дә шулай ди. Алар Башкортстанның төньяк көнбатышында халык авыз иҗатын өйрәнә. Мәкаль, әйтем, тизәйткечләр дисеңме..

Илмир ҖАМАЛЕТДИНОВ, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире :
- Җырларны алып карыйкмы, мәкаль әйтем булсынмы ул Пенза өлкәсе, я Башкортстанда язып алынганмы я Самара өлкәсендәме без инде күрәбез бу татар халык мәкале, татар халык җыры икәнен.

Ниндидер белгечләр буш урында бәхәс чыгарганда, галимнәрнең фәнни дәлиле бар. Ә татарларның үз дәлиле - ул шушы җирдә яшәүчеләрнең туган теле һәм гореф гадәтләре. Ул берничек тә шик астына куела алмый.

Комментарии 0

Аватар