Онлайн трансляция

Свернуть

Лилия Тимергалиева элекке ире турында: Уртак киләчәк булачагына ышанасы килә

Лилия Тимергалиева элекке ире турында: Уртак киләчәк булачагына ышанасы килә

https://tnv.ru

29 Июнь 2021, 17:50

595

0

Лилия Тимергалиева элекке ире турында: Уртак киләчәк булачагына ышанасы килә
Казандагы «Ярдәм» мәчетендәге проектларның кураторы, «Ярдәм» дәвалау-укыту реабилитация үзәге җитәкчесенең тәрбия буенча урынбасары, шагыйрә Лилия Тимергалиева элекке ирен сагынуы турында инстаграмга язган.

"Җибәрү авыр, ә яңадан яшәргә өйрәнү... Яраткан тавышны ишетәсе килә, ә син аңа язмыйсың да, шалтыратмыйсың да, бу кеше белән моң-зарың белән дә уртаклашмыйсың... Бу җәза.
Мин моңа ничек өйрәнергә белмим... Бик авыр... Бер яктан бөтен авырлыкларны да бергә хәл иттек, икенче яктан инде ярты ел үтте, ә мин элеккечә яшәргә, көчле булырга һәм үз - үземә таянырга өйрәнмәдем. Чөнки көчле булып арыдым! Яраткан хатын-кыз буласым килә:  көчсез һәм ир-аттан бәйле буласым килә... Уртак киләчәккә өметләнергә...Бу хакта мәңге язып була!
Ничек яшәргә?.. Бу сорау, мөгаен, җавап көтмидер, әмма шулай да...", - дип яза шагыйрә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров