https://tnv.ru
27 Июль 2021, 09:37
498
0

Бүген 83 яшендә журналистика ветераны, «Ярдәм» фонды хезмәткәре Әлмирә Әдиятуллина вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ярдәм» фондының матбугат хезмәткәре хәбәр иткән.
«Әлмирә Әдиатуллина бүген Казанда вафат булды. Татарстан журналистикасы легендасы иде. Ул тормышын дистәләгән еллар татар журналистикасына багышлады, Татарстанның һәм Россиянең мөселман өммәтенә үзгәреш кертте. Ул чын мәгънәсендә татар халкының горурлыгы иде. Соңгы ике елда Әлмирә апа урын өстендә иде», — диелде хәбәрдә.
Фото: "Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Бүлешергә
Комментарии 0