Онлайн трансляция

Свернуть

ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Шәйдуллин вафат булды

ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Шәйдуллин вафат булды

https://tnv.ru

04 Август 2021, 12:02

172

0

Аңа 74 яшь иде.

ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Шәйдуллин вафат булды
3 августта Татарстанда 75 яшендә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык рәссамы, Россиянең Атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шамил Шәйдуллин вафат булды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шамил Шәйдуллин 1947 елның 1 августында Татарстанның Тәтеш районы Берлек авылында туа. 1968 елда Казан сәнгать училищесын, 1974 елда Ленинградның рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлый. 

Шәйдуллин Татарстан һәм Россия милли сәнгатенең иң күренекле вәкилләренең берсе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм заманның иң зур рәссамы булган.

Фото: mincult.tatarstan.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров